Логотип
Хәбәрләр

Разил Вәлиев: Татарстанда бөтен театрларга да игътибар артыр дип өметләнәбез

«Татарстанда бөтен театрларга да игътибар артыр дип өметләнәбез» - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шундый ышанычын булуы...

«Татарстанда бөтен театрларга да игътибар артыр дип өметләнәбез» - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шундый ышанычын булуын әйтте. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Парламентка еллык Юлламасытурында тәэсирләрен Р.Вәлиев журналистлар белән уртаклашты.

«Президентыбызның еллык Юлламасын ел саен көтеп алабыз. Бу бик мөһим документ. Аны бөтен халык көтеп ала. Безнең комитетка караган өлешләрен аеруча зур игътибар белән тыңладым. Алары безгә кагылгач, күңелгә салып куйдык, чөнки комитетка аларны тормышка ашыру буенча план да төзисе бар әле. Мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләгән эшләребез бик күп, ләкин алар инде булган эшләр. Алар белән горурланып сөйләргә була, әмма без бит киләчәк белән эшлибез. Киләсе елга безгә нәрсә эшләргә кирәк – юллама шуңа юл күрсәтә. Мәдәнияттә киләчәктә эшлисе эшләребез әле искиткеч күп», - диде Разил Вәлиев.

Ул киләсе елда бөтен Россиядә Театр елы игълан ителүен искәртте. «Президентыбыз, театрларга игътибар тагын да артачак, дип әйтеп куйды. Безнең әйдәп баручы театрларыбыз бар. Опера, Камал, Качалов театры, ул аларны исемләп әйтте, һәм башка театрлар дип тә әйтте. Чөнки бу өч театр белән генә калу дөрес түгел. Татарстанны театрлар республикасы дип әйтер идем. 15 дәүләти театр бар. Шунысы мөһим: ике ел элек театрлар турында закон кабул иттек. Бүген шул закон нигезендә эшлибез. Театрлар турында закон әле Россиянең үзендә дә юк. Россиянең берничә төбәгендә генә бар. Киләсе елны Театрлар елы буларак көтеп алабыз. Башка бөтен театрларга да игътибар артыр дип өметләнәбез», - ди депутат. Разил Вәлиев. Ул шулай ук, клублар, мәдәният сарайлары төзелеше киләсе елда да дәвам итәчәген әйтте.

«Президент чыгышының күп өлеше мәгарифкә кагылды дип әйтсәм ялгыш булмас. Соңгы елларда Татарстанда 781 мәктәптә ремонт ясалган, 100ләгән балалар бакчалары салынган, ремонтланган. Алдагы елларда тагын да балалар бакчалары төзеләчәк, ләкин бөтен үзенчәлек шунда: ясле яшендәге балаларга урыннар артачак. Чөнки бүгенге көндә Дәүләт Советына да ата-аналардан бик күп мөрәҗәгатьләр килә, алар, эшкә урнаша алмыйча, балаларны карарга мәҗбүр. Бу эшләр әлеге проблеманы хәл итүгә ярдәм итәчәк», - дип саный Разил Вәлиев.

«Президентыбыз тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталды – кадрлар әзерләү. Безгә моның өчен, билгеле, югары педагогика институты яки университеты кирәк. Ул аны узган Юлламада да әйткән иде, монысында кистереп, конкрет итеп, киләчәктә эшләнәчәк, дип әйтте», - ди комитет рәисе.

«Алда безне тагын бер зур вакыйга – Татарстанның 100 еллыгы көтә. Шушы юбилей алдыннан, Президент иң мөһим объектларны сафка бастыру турында әйтте. Безнең комитетка караган өлешендә, концерт залы, Татарстан Милли китапханәләренең яңа биналарын күздә тотты, дип уйладым», - ди Разил Вәлиев.

«Бу Юлламаны комитетта бөтен депутатлар белән җыелышып, тагын бер кат укып чыгарбыз. Комитетның планын төзербез», - дигән ниятләрен җиткерде депутат.

Фото: архив

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк