Логотип
Хәбәрләр

Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бүгенге сессия утырышына өстәмә сор...

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бүгенге сессия утырышына өстәмә сорау кертүне сорады. Ул “Россия Федерациясендә Мәгариф турында” ФЗга үзгәрешләр кертү турында” закон проектын хупламаска тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 38нче утырышы алдыннан профильле комитет утырыш үткәрде.

“Татарстан Дәүләт Советына “Россия Федерациясе Мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты килеп иреште. Закон проекты Россия халыкларының, Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләрен бары тик ата-аналар теләге белән генә, уку программасының мәҗбүри булмаган яки факультатив өлешенә генә күчерүне күздә тота. Комитет закон проектын хупламаска тәкъдим итә”, - дип белдерде Разил Вәлиев.

“Без закон проектын карарга мәҗбүр һәм тиеш”, - дип билгеләп узды Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Закон проекты буенча фикер алышу үткән сессиядә дә булган иде. Депутатлар закон проектына каршы мөрәҗәгать юллады. Татарстанның Дәүләт Советы Россиянең барлык халыклары өчен туган телләрне укытуны уку программасының мәҗбүри өлешендә саклап калырга кирәк һәм аларны федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән мәҗбүри өйрәнүне билгеләп, республикаларның дәүләт телләрен укытуны оештыруда билгесезлекне бетерү кирәк дип саный.
  • “Россия Федерациясе Мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты Россия гражданнарының туган телләрне һәм Россия составындагы республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укытуга гражданнар хокукларын тәэмин итү мәсьәләләрен җайга салуга юнәлдерелгән.

Бүген утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнаша. Көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар тәкъдим иткән сорауларны кертеп, аларның саны 27гә җитте.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк