Логотип
Хәбәрләр

Разил Вәлиев Тукай премиясен бирү турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү кирәклеген әйтте

Разил Вәлиев Тукай премиясен бирү турындагы нигезләмәгә иҗади проектлар мәсьәләсендә үзгәрешләр кертү кирәклеген әйтте. Нигезләмәгә бәйле фикерләре белән ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән бүлеште....

Разил Вәлиев Тукай премиясен бирү турындагы нигезләмәгә иҗади проектлар мәсьәләсендә үзгәрешләр кертү кирәклеген әйтте. Нигезләмәгә бәйле фикерләре белән ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән бүлеште.

Халык шагыйре һәм ТР Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев Тукай премиясенә проектлар тәкъдим ителү мәсьәләсенә аңлатмаларын бирде. Чөнки соңгы елларда Тукай премиясенә проектлар тәкъдим ителә башлады һәм алдагы елларда аларның берничәсе үткән дә иде. Быел комиссия проектларны якламады.

«Тукай премиясен бирү буенча комиссиянең соңгы утырышында проектлар турында сүз күп булды. Чыннан да, нигезләмә буенча проектлар каралмый. Моңарчы кайбер проектлар кереп китте, ләкин алар чиста проектлар гына түгел, алар аны безгә иҗат элементлары бар дип ышандырдылар», - диде комиссия әгъзасы булып торган Разил Вәлиев.

«Әмма ләкин шушы бер ел эчендә нигезләмәне карап чыгарга кирәк. Әгәр без Дәүләт премиясенә проектларны кертергә телибез икән, алар нигезләмәдә ачык итеп язылырга һәм Президент фәрманы белән расланырга тиеш», дигән фикердә шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе.

Разил Вәлиев проектларның тәкъдим ителүен дөрес дип саный. «Әгәр проект турыдан-туры әдәбият һәм сәнгатькә кагылышлы икән, әдәбият һәм сәнгатьне үстерүгә, аның профессиональ дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә икән, һичшиксез булырга тиеш», - ди ул.

Быел ике зур проект - «Созвездие-Йолдызлык» фестивале командасы һәм Ваһапов фестивален оештыручы Рифат Фәттахов Тукай премиясенә тәкъдим ителгән иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк