Логотип
Хәбәрләр

РЕЙТИНГ: ТАНЫЛГАН ТАТАР КӨРӘШЧЕЛӘРЕ - ИНСТАГРАМДА!

Спорт турында сөйләшүләрне күзәтсәң, бөтен кеше футбол һәм хоккей белән генә мавыга диярсең. Ник соң татар көрәше турында сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә? Әллә халык татар көрәшчеләрен белмиме? “Татар-инф...

Спорт турында сөйләшүләрне күзәтсәң, бөтен кеше футбол һәм хоккей белән генә мавыга диярсең. Ник соң татар көрәше турында сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә? Әллә халык татар көрәшчеләрен белмиме? “Татар-информ” танылган татар көрәшчеләрен Инстаграмда барлады. Егетләрнең уңышларын сез дә күзәтеп барыгыз!

Булат Мусин – татар көрәше буенча Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, татар көрәше һәм билбау көрәше буенча спорт остасы. 

  • Булат Мусин 1994 елның 29 июлендә Яңа Чишмә районында туган. 
  • 2017 елның көрәшчеләр рейтингында өченче баскычта тора. Бу рейтингны Татарстанның көрәш федерациясе булдырган.
  • Инстаграмында 4040 язылучысы бар. 
  • Күпчелек постлары тренировкалардан фото һәм видеолар. 
  • Пост астына язучыларның күбесе - кызлар. Булатка кызлар, гашыйк булуларын белдереп, төрле смайликлар калдыралар, “ну ты машина”, “мощь”, “зверь”, “красавчик”, “Муся” дип атыйлар. Булат ул комментарийларга лайклар куя, күп очракта җавап та бирә. Булат Мусинның комментарийсыз калган постлары юк дисәң дә була, аның аккаунты актив. 
  • Булат Мусинның инстаграмына әнисе Рәмзия Мусина да язылган, ул улына уңышлар теләп, аны котлап, комментарийлар язып калдыра. 

Илмир Төхвәтуллин – 4 тапкыр авыл хуҗалыгы, 4 тапкыр Татарстан һәм 3 тапкыр Россия чемпионы, көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Париж Сабан туе батыры (үз авырлыгында).

  • Илмир Төхвәтуллин 1991 елның 20 ноябрендә Биектауда туган. 
  • Ул 2017 елның көрәшчеләр рейтингында беренче урында.
  • Инстаграмында 3076 язылучысы бар. 
  • Күпчелек постлары тренировкалардан фото һәм видеолар. 
  • Илмирның Булат Мусин белән төшкән фотолары күп. Димәк, алар дуслар. 
  • Әмма Илмирның аккаунт активлыгы Булатныкыннан сүлпәнрәк. Комментарийлар бар, ләкин алар бик сирәк һәм араларында аерып әйтерлекләре юк диярлек. Комментарийлар күп очракта Илмирның “кубиклы эчен” төшергән фотолар астында тезелә. Шундый бер фото астында бер егет: “Осторожнее, абый, кызларның психикаларын сакла”, - дип язып калдырган. 
Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Instagram

Язманың тулы варианты ИНТЕРТАТ сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк