Логотип
Хәбәрләр

Ренат Ибраһимов - татарны данга күмгән җырчы

Ул иртә өйләнде...

 

ЗИЛӘ СӨНГАТУЛЛИНА:

 

«Ул Татарстанның вокаль сәнгатен данга күмгән беренче татар кешесе иде. Ренат 1975 елда Сочида узган «Кызыл канәфер» җыр бәйгесендә катнашып бөтен союз күләмендә уңышка иреште, анда беренче премиягә лаек булды. Ул күпкырлы талант иясе, тавышының кабатланмас тембры аның төп өстенлеге иде. Аның иҗатын яратучылар янына килеп автограф сорагач кыенсына иде. Ул бик иртә – консерваториянең беренче курсында укыганда ук өйләнде. Дәрестә йоклап киткән чагында аннан көлә идек. Шул ук вакытта, сессияләрне бик җиңел тапшыра, барлык зачетларны да вакытында бирә иде».

 

Урыныгыз оҗмахта булсын, Ренат абый...

 

Чыганак ТИ

Фото архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк