Логотип
Хәбәрләр

Рэп концертларына бетү куркынычы яный

Рэп юнәлеше республикабызда гына түгел, ил күләмендә киң таралыш алды. Татарча рэп уку да соңгы арада гадәти күренешкә әверелеп бара. Чыгышы белән Балтач районы Норма авылыннан булган рэп артист Альбе...

Рэп юнәлеше республикабызда гына түгел, ил күләмендә киң таралыш алды. Татарча рэп уку да соңгы арада гадәти күренешкә әверелеп бара. Чыгышы белән Балтач районы Норма авылыннан булган рэп артист Альберт Нурминский тиз арада үз тамашачысын яулап алды. Аның «Лайкнулмы соң?» исемле җыры интернетта зур таралыш алды. Яңа иҗат җимешләре чыккан саен артистның аудиториясе дә зурая, шул сәбәпле җырларның текстларына да игътибар көчәя. Альберт үзе җырларында яшьләргә тискәре йогынты ясарлык әйбер юк дип ышандыра.

Әмма бу фикер белән килешмәүчеләр дә барлыкка килгән. Шундыйларның берсе - Ленинград өлкәсенең депутаты Владимир Петров. Рэп юнәлешен депутат турыдан-туры көчләү, наркотиклар һәм экстимизмны пропагандалауда гаепли.

Русча рэп белән чагыштырганда, цензура ягыннан татарча рэп күпкә «тәртиплерәк» дисәк тә ялгыш булмас. Рэп концертларының язмышы ничек хәл ителер, әлегә билгесез.

Ә сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз, дуслар?

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @nurminski105

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк