Резедә Сәләхова: «Мин идән, тәрәзә юып туйдым!»
Атна буена сузылган карантин тамашачыларга гына түгел актив тормыш алып барырга күнеккән артист халкына бигрәк тә авырга туры килә. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхованың да түземлеге чиккә җиткән.
Атна буена сузылган карантин тамашачыларга гына түгел актив тормыш алып барырга күнеккән артист халкына бигрәк тә авырга туры килә. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхованың да түземлеге чиккә җиткән. «Мин идән, тәрәзә юып туйдым! Ми яңа мәгълүмат тәлап итә! Вирус, карантин темасына кагылышлы түгелен, әлбәттә!» ‒ дип кискен белдерә артистка.
Резедә Сәләхова 5 апрель көнне старт алачак фотограф Тимур Шәйхетдиновның «Смартфонография» дип аталган онлайн курсларында укый башлаячагына сөенә һәм инстадусларын дә үзенә кушылырга өнди.
«Тимур безне телефонга шәп кадрлар төшерергә һәм аларны«обработка» ясарга, коллажлар төзергә өйрәтәчәк.
Миңа калса, бу курслар блогерларга, контент-менеджерларга, сатучыларга, үз кулы белән ясаган матурлыкны сатар өчен реклама булдыручыларга, артистларга, яшь әниләргә, әби-бабайларга, фотога төшәргә яратучы хатыннарның ирләренә (ничек кенә күндерәсе Пискуновны) һәм гомумән, матурлык күрә белүчеләргә менә дигән тәкъдим!
Тимур безне портрет, предмедная съемка, стрит-фотолар төшерергә өйрәтәм, ди! Әле өй эшләре биреп, аларны тикшерәчәкмен дип тә куркыта. Ә без курыкмыйбыз! Курсларны зарыгып көтәбез!» ‒ дип шатлыгын уртаклаша актриса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк