Логотип
Хәбәрләр

Резеда Сәлахова: «Артемның тәкъдименә өч көннән соң гына җавап кайтардым»

- Артем (К. Тинчурин исемендәге театр актеры – ред. искәрмәсе) – бик романтик кеше, шуңа күрә сюрпризларга юмарт ул. Туган көнемдә балкон төбендә җырлар башкарырга да оста. Хәтерләсәгез, июль аенда К...

Артем (К. Тинчурин исемендәге театр актеры – ред. искәрмәсе) – бик романтик кеше, шуңа күрә сюрпризларга юмарт ул. Туган көнемдә балкон төбендә җырлар башкарырга да оста.

Хәтерләсәгез, июль аенда Казанда Универсиада узды. Аның ачылышында Артем Г.Тукай образында чыгыш ясады һәм шунда алган акчаларын нәрсәгә тотачагын уйлап йөргән. Аннан соң башына бер идея килгән, мине Санк-Петербург шәһәренә сәяхәткә алып барырга һәм шунда тәкъдим ясарга планлаштырган. Эшләгән акчага юллама алып ул мине әлеге шәһәргә алып китте. Кияүгә чыгу тәкъдимен шунда, 2013 елның август аенда ясады. Һич көтмәгән идем, бу көнне бик яхшы хәтерлим һәм беркайчан да онытмаячакмын. Петергоф шәһәрендә бармагыма балдак кидерде. Ул аны тәкъдим итеп һәм озаклап сузып тормады, ә шунда ук бармагыма кидерде. Монда тискәре җавап кайтарырга мөмкин дә түгел иде. Мин тиешле җавап кайтардым, «уйлыйм әле», ‒ дип әйттем. Артемнан уйлар өчен өч көн вакыт сорадым. 

Автор: Ләйлә Хәкимова

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк