Логотип
Хәбәрләр

Рифат Фәттахов : «Гаделсезлекнең иң югары чиге!»

Продюсер  Рифат Фәттахов шәхси аккаунтында артистлары Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның гаделсезлеккә юлыгуын яза.  Гөлсирин белән Азатның «Аккошлы күл» дуэты Болгар радиосы һәм ТНВ телеканалы у...

Продюсер  Рифат Фәттахов шәхси аккаунтында артистлары Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның гаделсезлеккә юлыгуын яза.  Гөлсирин белән Азатның «Аккошлы күл» дуэты Болгар радиосы һәм ТНВ телеканалы уздырган «Кайнар хит» парадында катнаша, әмма тамашачылар  җыр өчен тавыш бирсә дә,  тавышларның бер өлеше хит-парадка ирешми кала. Шул сәбәпле, Гөлсирин белән Азат Абитов хит-парадтан төшеп кала. Гаделсез хөкем берәүне дә читтә калдырмый. Әлеге постка инста дуслар үз фикерләрен яудыра гына. Рифат Фәттаховка Болгар радиосы тарафыннан җавап бирелсә дә, ул ризасызлыгын белдерә: «ТНВда @tvtnv яңа гына «Болгар радиосы»ның @bolgarradiosi «Кайнар хит» парады тәмамланды. Анда безнең Гөлсирин Абдуллина @gulsik93 белән Азат Абитов та @azat_abitov «Аккошлы күл» җыры белән катнашты. 15 меңнән артык тавыш җыеп, «җиңүче» дән бераз гына калыштылар. Беренчедән, Гөлсирин, Азат! Сезгә афарин! Котлыйм сезне ихлас күңелдән! Икенчедән, безнең Азат һәм Гөлсирин өчен тавыш биргән тамашачыларга бик зур рәхмәт! Һәм – иң мөһиме! – без бу ай нәтиҗәләрен гадел һәм дөрес түгел, дип саныйбыз! Чөнки тавыш бирүнең бер юлы – атна буена СМС тавышлар бирү мөмкинлеге дә бар иде. Без, безнең теләктәшләребез бу юлны бик актив файдаландык. Әмма .... Сайтта һаман ноль дә ноль иде. Ачыклый башладык... «Цифровая технология «системасында... техник проблемалар бар икән! Менә сиңа мә! Бик тырыша торгач,  99 тавышны кайтара алдык. Һәм... Тагын тавышлар югала башлады. Теләктәшләребез шалтырата, Азат белән Гөлсирин өчен 200 тавыш бирдек, кая безнең тавышлар? диләр. Без бу сорауны «Болгар радиосы» баш мөхәррире Илфар Кәримовка @ilfarkarimov да юлладык. Җавабы шул ук: «Системада техник проблемалар». Димәк, безнең йөзләгән, бәлки, меңләгән тавыш югалды, урланды. Гаделсезлекнең иң югары чиге! Атна буе тавыш җыю системасы эшләмәгән икән, димәк, аның нәтиҗәләре дә дөрес түгел! Шуны истә тотып, без @bolgarradiosi ноябрь ае «Кайнар хит» нәтиҗәләрен законсыз дип таныйбыз һәм аларны гамәлдән чыгаруны таләп итәбез! Ә Гөлсирин белән Азатка борчылмаска киңәш итәм, чөнки реаль чынлыкта җиңүче – сез! Бу һәркемгә мәгьлүм! Сезгә яңа иҗат уңышлары телим! Җиңүченең кем икәнен вакыт күрсәтер!»
Әлеге низаг тыныч юл белән хәл ителеп, дөрес нокта куелыр дип ышанып калабыз.
 
Г.Гыймадиева
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram

ТНВда @tvtnv яңа гына " Болгар радиосы"ның @bolgarradiosi "Кайнар хит" парады тәмамланды. Анда безнең Гөлсирин Абдуллина @gulsik93 белән Азат Абитов та @azat_abitov "'Аккошлы күл" җыры белән катнашты. 15 меңнән артык тавыш җыеп , "җиңүче"дән бераз гына калыштылар. Беренчедән, Гөлсирин, Азат! Сезгә афарин! Котлыйм сезне ихлас күңелдән! Икенчедән, безнең Азат һәм Гөлсирин өчен тавыш биргән тамашачыларга бик зур рәхмәт! Һәм - иң мөһиме!- без бу ай нәтиҗәләрен гадел һәм дөрес түгел , дип саныйбыз! Чөнки тавыш бирүнең бер юлы - атна буена СМС тавышлар бирү мөмкинлеге дә бар иде. Без , безнең теләктәшләребез бу юлны бик актив файдаландык. Әмма .... Сайтта һаман ноль дә ноль иде. Ачыклый башладык... « Цифровая технология « системасында ... техник проблемалар бар икән! Менә сиңа мә! Бик тырыша торгач , 99 тавышны кайтара алдык. Һәм ... Тагын тавышлар югала башлады. Теләктәшләребез шалтырата, Азат белән Гөлсирин өчен 200 тавыш бирдек, кая безнең тавышлар? диләр. Без бу сорауны "Болгар радиосы" баш мөхәррире Илфар Кәримовка @ilfarkarimov да юлладык. Җавабы шул ук: " Системада техник проблемалар". Димәк, безнең йөзләгән, бәлки, меңләгән тавыш югалды, урланды. Гаделсезлекнең иң югары чиге! Атна буе тавыш җыю системасы эшләмәгән икән, димәк, аның нәтиҗәләре дә дөрес түгел! Шуны истә тотып, без @bolgarradiosi ноябрь ае « Кайнар хит» нәтиҗәләрен законсыз дип таныйбыз һәм аларны гамәлдән чыгаруны таләп итәбез! Ә Гөлсирин белән Азатка борчылмаска киңәш итәм, чөнки реаль чынлыкта җиңүче - сез! Бу һәркемгә мәгьлүм! Сезгә яңа иҗат уңышлары телим! Җиңүченең кем икәнен вакыт күрсәтер! #тнв @tvtnv #болгаррадиосы @bolgarradiosi #кайнархит #гульсиреньабдуллина @gulsik93 #азатабитов @azat_abitov #вагаповфест @vagapovfest #рифатфаттахов @r_fattakhov_ #татарскаяэстрада @tatar.estrada.news @ilfarkarimov

Публикация от Рифат Фаттахов (@r_fattakhov_)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк