Логотип
Хәбәрләр

Рифат Зәрипов: «Борыч кына ашамаслык ир-ат түгел инде без!»

Атна буе диярлек инстаграмда утыручылар татар эстрада йолдызларының ярышканын карап утырдылар. Кичә Фирдүс Тямаев  яңа эстафетаны башлап җибәрде. Биредә җырчы кызыл борыч ашый һәм хезмәттәшләренә аны...

Атна буе диярлек инстаграмда утыручылар татар эстрада йолдызларының ярышканын карап утырдылар. Кичә Фирдүс Тямаев  яңа эстафетаны башлап җибәрде. Биредә җырчы кызыл борыч ашый һәм хезмәттәшләренә аны татып карарга тәкъдим итә. 

Эстафетаны иң беренче итеп Рифат Зәрипов дәвам итте. «Фирдүс бөтен артистларны борчып, төнге унбердә эстафета җибәреп ята. Борыч кына ашамаслык ир-ат түгел инде без!», – дип зарлана ул. Шуннан соң җырчы балконга чыга һәм борыч эзли. «Мин сине хуплыйм. Рәхәт, тәмле!», – дип борыч ашый ул.

Әмма Рифат хәйләкәр булып чыкты. Фирдүс ачы кызыл борыч ашаган булса, ул болгар борычын гына ашап кәнагать калды. Бу гадел ярыш булып чыгамы соң, Сез ничек уйлыйсыз?

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @rifat_zaripov_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк