Логотип
Хәбәрләр

Рифат Зарипов: «Барыбызның да гаиләсе, кредиты бар. Ашарга, яшәргә кирәк. Үземне генә кайгыртып йөри торган эш түгел»

Җырчы, юмор остасы Рифат Зариповны гади, юмор хисле булуы, шул ук вакытта сүзен турыдан әйтүе өчен яраталар.

Җырчы, юмор остасы Рифат Зариповны гади, юмор хисле булуы, шул ук вакытта сүзен турыдан әйтүе өчен яраталар.

Рифат, соңгы вакытта сездә күңелле мәшәкатьләр икән. Өйне кайсы якта төзисез?

Әлегә Казанда Сибгат Хәким урамында яшибез. Өченче ел шәһәр читеннән – «Живописный» бистәсеннән җир сатып алдык. Шунда былтыр җәй нигез салдык, йортны әкрен генә төзибез.  

Сез өч бертуган егет, гаиләләрегез белән Казанда бер фатирда яши идегез...

Илдус һәм Илгиз исемле абыйларым бар. Өч гаилә барлыгы уннан артык кеше берничә ел бер түбә астында яшәдек. Рәхәтләнеп сыйдык. Хәзер һәрберебезнең үз фатиры бар. Шөкер, безгә дә, аларга да булды.  

Авылда әти-әниең ни хәлдә? Алар лаеклы ялдамы инде?

Без гади гаиләдә үстек. Әни мәктәптә җыештыручы булып эшләде. Әти нефть чыгара торган оешмада тракторчы иде. Хәзер икесе дә пенсиядә. Кунакка килеп-китеп йөриләр.  

Авылдашларың белән куйган видеоларыңны күргәлибез. Сине бик якын итәләр. Кайберәүләр кебек «йолдыз» ланмыйсың...

Соңгы тапкыр авылга 23 февраль алдыннан кайттык. Күршеләр, сыйныфташлар белән күрештем, аралаштым. Дуслар белән кар чанасында йөреп, Бакайны аркылыга-буйга гизеп, ял итеп килдем. И-и, авылда нинди «йолдыз» инде мин... Алай булуын теләмим дә. Рифкать белән Рәмзиянең гап-гади улы Рифат мин. Укырга киткәндә нинди булсам, хәзер дә шул ук. Авылда гына түгел, гомумән, бөтен җирдә ничек бар, шундый. Үзгәрә, масая белмим. Рифатның хатыны Диләрә Түбән Кама кызы. Өйләнешкәнче, Рифат төркемендә биюче булып эшләде. Гаилә корганнарына җиде ел була. Уллары Исламга 5 яшь.

Рифат, Диләрә челтәрле бизнеста икән. Эше ничек бара?

Хатыным бер компаниядә хезмәт куя. Кул астында эшләүчеләр шактый. Хезмәт хакын да әйбәт ала. «Өйдә тик ятасы килми. Берәр җирдә эшлим әле», дип сорагач: «Ярар, әйдә», дип, уйнап кына башланган эш иде. Уеннан чынга әверелеп китте. Яхшы суммада акча алып кайта башлагач, тагын да рәхәт булды (Көлә).

Төркемең ни хәлдә? Состав зурмы?

Состав шул ук, үзгәрмәде. Бергәләп эшлибез, булдыра алганча хезмәт хакы түлим. Барыбызның да гаиләсе, кредиты бар. Ашарга, яшәргә кирәк. Үземне генә кайгыртып йөри торган эш түгел. Бер-беребезне аңлап, матур итеп эшләргә тырышабыз. Киләчәктә тулы залларга чыгыш ясарга насыйп булсын.

Чыганак: Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк