Логотип
Хәбәрләр

Рифат Зарипов белән Вадим Захаров арасында низаг чыккан

Танылган пародия остасы Рифат Зарипов ТМТВ каналының «Сер булып калсын» тапшыруында бала карауның нинди авыр эш булуы хакында сөйләде. «Бала карауны безнең концерт куюга караганда да зур эш дип саныйм...

Танылган пародия остасы Рифат Зарипов ТМТВ каналының «Сер булып калсын» тапшыруында бала карауның нинди авыр эш булуы хакында сөйләде. «Бала карауны безнең концерт куюга караганда да зур эш дип саныйм. Бала карау – ул зур эш» – ди артист.

Социаль челтәрләрдә әлеге тапшырудан өзекне күргән хатын-кызлар Рифатка бу сүзләре өчен чын күңелдән рәхмәтләр укып, «...шушы сүзләреңнән соң тагын да катырак яратам...» кебек комментарийлар калдырганнар.

Бу әңгәмәне күргән Вадим Захаров исә коллегасын төрттереп, «Җен ачуларымны чыгара шушы @rifat_zaripov_official, акыллы сүзләр сөйли инде янәсе», – дип комментарий калдырган. Вадим Захаровның бу сүзләре Рифатны «яратучы» хатын-кызлар арасында канәгатьсезлек уяткан, билгеле. Хәзер инде алар «Рифат кебек концертлар куй башта, аннары сөйләрсең», «Рифат кебек булырга әле сиңа...» кебек җаваплар белән Вадимга ташланганнар.

Вадим үз чиратында кабынып киткән ханымнарны тынычландырырга теләп:

«Күңелегезгә авыр алмагыз, шаяру безнең шулай», – дип җавап биргән.

Рифат Зарипов исә дустын кисәтеп: «Вадим, халык арасында БОЛАЙ шаярмыйлар! Мин ихластан сөйләдем! Кемнән, кемнән!? Синнән көтмәдем», – дип язып калдырган.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @rifat_zaripov_official,

@vadimzaharov_offigennyi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк