Рифат Зарипов: «Җибәрәсем килми читкә... китмә» (видео)

Җырчылар һаман эзләнүдә, яңалыкта. Бүгенге заман таләпләренә җавап бирә алырлык җырлар да, костюмнар да, яхшы концертлар да сорала алардан. Чөнки алар көзге яңгырда үсеп чыккан гөмбәләр кебек бихисап. Искелеккә ябышып ятсаң, онытып җибәрүләре дә мөмкин. Ә халык һәрвакыт уяу. Ул яңалыкны да, матурны да карап кына тора. Рифат Зариповның да инста челтәренә куйган постын әбүнәчеләре күтәреп алган. Бер сүз белән әйткәндә, ошаган аларга яңа җыр. Рифатны матур шәрехләүләргә күмгәннәр:
«Мне кажется вы единственный артист, который не несет за собой негатив!!!! Прям слушаю вас сразу легкость, позитив, никаких черных мыслей шәп кеше сез, иптәш Зарипов»
«Рифатның кайсы гына җырын алсаң да тыңлап туярлык түгел, һәрберсе хит!»
«Шәп бит бу. Бик матур җырлыйсың Рифат. Авыз тутырып дөрес яңгырашлы ачык, һәрбер сүзең яңгырап тора. Молодец! Син булдырасың»
Без дә Рифатның «Китмә» дигән яңа җырын тулы вариантта көтеп калабыз. Уңышлар Сезгә!
@rifat_zaripov_official
Г.Ярмиева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 октябрь 2023 - 09:23
-
2 октябрь 2023 - 11:15
-
1 октябрь 2023 - 11:46
-
30 сентябрь 2023 - 11:49
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте