Логотип
Хәбәрләр

Римма Никитинаның игезәге бар икән

  Римма Никитинаның игезәге бар икән. Тимофей 25 минутка алданрак туган. Апасы Альбина белән аралары исә өч яшь. Тимофей юллар идарәсендә эшли. Альбина балалар бакчасында татар теле укыта. Икесе дә...

 
Римма Никитинаның игезәге бар икән. Тимофей 25 минутка алданрак туган. Апасы Альбина белән аралары исә өч яшь. Тимофей юллар идарәсендә эшли. Альбина балалар бакчасында татар теле укыта. Икесе дә гаиләле.
– Тимофей, Римманың игезәге булгач, син дә матур җырлыйсыңдыр?
– Үзем өчен генә җырлыйм. Тавышымны матур диләр. Мин юллар идарәсендә эшлим. Өйләндем, улым, кызым бар. Өй салу белән мәшгульмен. Римманың үз юлы, минем үземнеке.
– Римма Никитинынаң игезәге булу ничегрәк? Сеңлең өчен кызарырга туры килгәне юкмы?
– Аның өчен оялганым юк. Горурлану бар. Эштәгеләр дә: “Нишләп монда эшлисең, нигә Римма белән йөрмисең?” диләр. 
– Аның җырларын еш тыңлыйсыңмы?
– Дискларын да, җырларын флешкага яздырып та тыңлап йөрим.

интертат

Атор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Михаил Захаров
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк