Логотип
Хәбәрләр

Римма Ратникова сорау белән мөрәҗәгать иткән

Татарстанның Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова инстаграмында кызык сувенирлар фотосы белән уртаклашкан. Бик зур, күлмәктән менә-менә чыгам дип торган күкрәкле курчакларга татар киемен кие...

Татарстанның Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова инстаграмында кызык сувенирлар фотосы белән уртаклашкан. Бик зур, күлмәктән менә-менә чыгам дип торган күкрәкле курчакларга татар киемен киерткәннәр һәм күлмәк итәкләренә «Казаннан сәлам» дип язганнар. «Сезгә мондый сувенирлар ошыймы? Үзем күрмәдем, дуслар Кремльдә сатыла дип җибәрделәр», - дип язган Римма Ратникова. Курчакларның үзенә ничек тәэсир иткәнен ул язмаган. Инстадашларының фикерен генә сораган.

«Андый сувенирларны сатудан тиз вакытта алырга кирәк, дип уйлым! Безнең чын татар кызларыбыз шундый булырга тиеш түгел! Безнең турында башка илләрдә нәрсә уйларлар?»

«Юк, ошамый. Татар халкына хас булмаган түбән зәвыклы сувенирлар ясау кирәк түгел әлбәттә. Кем хуплый икән мондый шөгыльләрне?»

«Татар телен бердәм сатып җибәргәннән соң мине берни дә гаҗәпләндерми инде» - дип җавап биргәннәр. 

@rratnikova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк