Ришат Әхмәдуллин: «Булат ролен спектакльгә өч сәгать кала бирделәр»
Хозур ТВ каналындагы «Хәерле сәгатьтә» тапшыруында Ришат Әхмәдуллин үзенә «Зәңгәр шәл» спектаклендәге Булат роленең ничек бирелүе хакында сөйләп китте. «Зәңгәр шәл»дәге Булат образы ‒ тормышымның ае...
Хозур ТВ каналындагы «Хәерле сәгатьтә» тапшыруында Ришат Әхмәдуллин үзенә «Зәңгәр шәл» спектаклендәге Булат роленең ничек бирелүе хакында сөйләп китте.
«Зәңгәр шәл»дәге Булат образы ‒ тормышымның аерым бер бите. Ул ‒ минем йөрәгемдә аерым бер аорта. Күрәсең, Булат образын башкару миңа Ходай тарафыннан насыйп булгандыр. Мин театрга килгән генә вакытта «Зәңгәр шәл»нең репетицияләре бара иде һәм мин анда массага кердем. Премьераның дүртенче көнендә Булат булып уйнаганымны төштә күрдем. Икенче көнне спектакльгә өч сәгать калгач, төп рольне башкаручы Ирек Кашапов авырып китү сәбәпле, Фәрит Бикчәнтәев рольне миңа тапшырды. Мин сүзләрне, җырларны өйрәндем. Бу рольне ерып чыгарга миңа сәхнә, партнёрлар бик булышты. Шулай ук массада йөрүнең дә ярдәме тиде», дип сөйләде Ришат.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк