Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин: Татар моңыннан баш тартсак, хыянәтче булачакбыз

Артист фикеренчә, татар халык җырларын башкару - татар җырчысының милләт каршындагы бурычы. Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллин татар җырчысы халык җырларын башкарырга тиеш, моңлы җыр...

Артист фикеренчә, татар халык җырларын башкару - татар җырчысының милләт каршындагы бурычы.

Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллин татар җырчысы халык җырларын башкарырга тиеш, моңлы җырлардан баш тарту - илгә һәм халыкка хыянәт буларак бәяләнерлек күренеш дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында әйтте.

«Элек-электән калган традицияләребезне, җырларыбызны, көйләребезне Илһам абыйлар - өлкән буын артистларыбыз саклап калган, урта буын җырчыларыбызга тапшырган, алары яшь буын җырчыларына җиткергән. Без - яшь җырчылар моннан баш тартабыз икән, үзебезнең илнең хыянәтчеләре булып чыгабыз», - диде ул.

Ришат Төхвәтуллин үзен татар халык җырларын башкаруда гаепләүчеләр дә булуын әйтте. Ул бу гаепләүләрне урынсыз дип саный.

«Миңа концертларда «и-и, Ришат син сузасың да, гел халык җырларын җырлыйсың» дип әйтүчеләр бар. Мин аны аңлап җырлыйм. Ни өчен - чөнки үзебезнең милләтнең киләчәге өчен кайгырам», - ди Ришат Төхвәтуллин. Җырчы фикеренчә, татар халык җырларын башкару - татар җырчысының милләт каршындагы бурычы.

«Мин бит рус булып тумаган, мин татар булып туган бит. Тиктомалга алай булып тумаганбыз бит. Гореф-гадәтләребезне саклап кала алмасак, ул дөрес булмый. Һәрбер җырчының максаты булырга тиеш. Халык җыры ни өчен? Син аны җырларга тиеш. Син үзеңнең телеңне, үзеңнең кем икәнеңне пропагандалауга өлешеңне кертергә тиешсең», - ди җырчы.

Фото @rishat_tuhvatullin

Рәмис Латыйпов

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк