Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин: «...зинһар, хөкем итмәгез»

Популяр җырчы гомер буе бии белгән кешегә соклана. Агымдагы концерт сезонында ул тамашачыны җырлап кына түгел, биеп тә сөендерә. Яңа һөнәрен күпләр ошаттылар, әмма  биемичә генә җырла диючеләр дә табы...

Популяр җырчы гомер буе бии белгән кешегә соклана. Агымдагы концерт сезонында ул тамашачыны җырлап кына түгел, биеп тә сөендерә. Яңа һөнәрен күпләр ошаттылар, әмма  биемичә генә җырла диючеләр дә табылды. 

Гадәттә, Ришатның сәхнәдә бии башлавы хакында төрле фикер йөри. Артист бу хакта инстаграмына чираттагы пост урнаштырган: «берәүләр «Молодец, булдырасың!», дисә, икенчеләр «Сиңа килешми, биемә, басып кына җырла!» – дип язалар. Мин аны, күп очракта, режиссер кушуы буенча эшлим, ә кайчакта, үземнең искиткеч җитез биючеләремә карап биеми түзә алмыйм! Бу инде күңел кушуы буенча, зинһар хөкем итмәгез». 

Тамашачылар озак көттермәделәр, җырчыны һәм аның төркемен хупладылар. «Ришат бие дә, жырла да. Сиңа бар да килешә. Без сезнең җырларыгызны һәм клипларыгызны бик яратып тыңлыйбыз, карыйбыз», «Күпме концертка йөреп, мондый бомбический концерт күргән юк иде. Биючеләрегез дә иң-иң яхшылары, яратып бииләр. Сезгә зур уңышлар» – дигән комментарийлар укып була. Ә Сезгә Ришатның биюе ошыймы?

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @rishat_thv

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Минем сәхнәдә бии башлавым турында фикерләр төрле?: берәүләр "Молодец, булдырасың!", дисә, икенчеләр " Сиңа килешми, биемә, басып кына җырла! " - дип язалар. Мин аны, күп очракта, режиссер кушуы буенча эшлим, ә кайчакта, үземнең искиткеч җитез биючеләремә карап биеми түзә алмыйм!?Бу инде күңел кушуы буенча, зинһар хөкем итмәгез? ⠀ По поводу моего участия в подтанцовках, кто-то пишет танцуй вместе с танцорами, кто-то пишет тебе не идёт. Не судите меня строго, я это делаю иногда по требованию режиссера, иногда, глядя на своих замечательных танцоров, просто не могу устоять. #ришаттухватуллин #rtgroup

Публикация от Rishat Tukhvatullin ? (@rishat_thv)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк