Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина арасындагы мөнәсәбәтләр ачыкланды

Яшь җырчы Алия Карачурина 25 февральдә булачак беренче сольный концертына әзерләнә. Шул вакытта инстаграмдагы подписчикларын да онытмый, алар биргән сорауларга җавап бирә. Сорауларның күбесе, әлбәттә, Ришат белән мөнәсәбәтләре турында.

-         Инстаграм, вконтакте битләрен үзегез алып барасызмы яисә аерым кеше бармы?

-         Үзем генә.

-         Сез Ришат Төхвәтуллин белән бергәме?

-         Юк, тынычлансагыз була.

-         Ришат белән никах булды диләр, шулаймы?

-         Юк.

-         Сез нишләп Ришат белән бергә түгел, бер-берегезне тулыландырып торасыз бит.

-         Тормышта без дигәнчә генә булмый шул.

-         Чын дусларың күпме?

-         Күп түгел.

-         Бөтен сораулар да Ришат турында икән монда.

-         Нишләптер мин шулай булыр дип уйлаган идем инде.

-         Айгөл Төхвәтуллина сезнең якын дустыгызмы?

-         Әйе.

-         Миңа сез никтер усал кебек тоеласыз.

-         Барысы да минем кәефемнән тора. Ә болай мин бер дә усал түгел.

-         Сольный концертка әзерлек ничек бара.

-         Әйбәт.

-         Урамда таныйлармы?

-         Бүген кибеттә бизәнмичә дә таныдылар.

-         Ришат концертта сезнең хакта сорау биргәч, без бергә дип җавап бирде.

-         Ул концертта беркайчан да андый сүзләр сөйләмәде. Сез моны уйлап чыгаргансыз.

Алиягә концертында уңышлар теләп калабыз, Ришат беләнме ул түгелме, бу аның җырчы булуына комачауламый бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1911
0
6
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Невосполнимая потеря в мире театра
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы