Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин: «Гел мактап торсалар рәхәт түгел»

Җырчы Ришат Төхвәтуллин эстрадабызның зәвыклы артисты. Һәр әйткән сүзен, кылган гамәлләрен уйлап, һәр кигән киемен сайлап тамашачыга иҗатын тәкъдим итә артист. Ул сәхнәдә генә түгел, тормышта да бик тыныч холыклы, тәрбияле шәхес.

Артист кешенең һәр ягы камил булырга тиеш, чөнки сәхнә матурлыкны ярата. Ришатның сәхнә тормышы гына түгел, Инстаграм тормышы да башка җырчыларныкыннан аерылып тора. Һәр фикер кыска итеп, шул ук вакытта төпле һәм хатасыз языла. Язмаларның 3 телдә бирелүе генә ни тора! Күптән түгел исә артист тамашачыларына тәнкыть һәм мактау хакында уйлануларын җиткерде.

«Артык тәнкыйть иҗади омтылышны баса, үз-үзеңә ышаныч кими... Гел мактап торсалар да рәхәт түгел. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиештер, күрәсең», – дип яза артист.

«Ялганлап, юри мактау кешене боза, минемчә. Чынлап, эчкерсез әйтелгән мактау сүзләре кешегә дәрт өсти. Алга, тагын да зуррак уңышларга өнди», «Тәнкыйть үсәргә омтылыш бирә, 100% идеал кеше юк», – дип тамашачылар Ришатның сүзләрен хуплап, фикерләр калдырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк