Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин туеның кайчан буласын әйтте

Элвин Грейның туенда кияү чәчәге тотканнан соң җырчы Ришат Төхвәтуллинга инстадусларыннан бик күп сораулар килә башлаган. Бу хакта җырчы Инстаграм сәхифәсендә сөйли.

Элвин Грейның туенда кияү чәчәге тотканнан соң җырчы Ришат Төхвәтуллинга инстадусларыннан бик күп сораулар килә башлаган. Бу хакта җырчы Инстаграм сәхифәсендә сөйли.

«Туйларны гөрләтеп уздырып җибәрдек. Хәзер инде, синең туең кайчан, дип сорыйлар. Озак көтәсе түгел, дуслар. Ул яклап та калышмабыз. Исән-сау булыйк»,  – дигән ул.

Ришат туеның 2022 елда булачагы турында белдергән. «Вәгъдә бирәм», – дигән.

Ришат Төхвәтуллин үзенең шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый. Халык җырчыны төркемендәге җырчы Алия Карачурина белән очраша дип уйлый. Алар парлы мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә һәрвакыт бергә.

Алия Карачуринадан Ришат белән мөнәсәбәтләре турында сорагач, ул: «Беләсегез килсә, Ришатның үзеннән сорагыз. Вакыты җиткәч, барысы да билгеле булачак», – дип җавап биргән иде.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк