Логотип
Хәбәрләр

Рита Дакота: «Аерылушадан соң һаман елыйм... »

28 яшьлек җырчы Рита Дакота күптән түгел, матбугатта шау-шу куптарып, ире Влад Соколовский белән аерылышты. Шәхси акаунтында Рита аерылушу бик зур сынау икәнен әйтте: «Мин бик күп елыйм. Талак – авыр...

28 яшьлек җырчы Рита Дакота күптән түгел, матбугатта шау-шу куптарып, ире Влад Соколовский белән аерылышты. Шәхси акаунтында Рита аерылушу бик зур сынау икәнен әйтте: «Мин бик күп елыйм. Талак – авыр әйбер. Кайвакыт исән калырсың кебек, ә аннары моңа көчен булмавын аңлыйсың. Шуңа күрә миңа «сезнең кебек көчле буласым килә» дигәндә, «пфффффффф, минем шешенеп беткән борыным сезне сәламли» диеп җавап кайтарасым килә. Вакыт дәвалый дип әйтәләр. Юк. Вакыт авыртуны баса (анысы да вакытлыча), бары өмет, ышану гына яраларны төзәтә ала һәм, әлбәттә, якын кешеләр. Кызым Мияны тапканда да авыр булган иде бит. Юкка булмаган – газапларның шундый матур нәтиҗәсе бар. Бәлки талактан соң да тормыш бардыр... Елмаябыз һәм сулыйбыз❤»,– дигән җырчы.

Рита Дакота һәм Влад Соколовский 2015 елда өйләнешәләр, 2 елдан кызлары Мия дөньяга килә. 2018 елның җәендә яшь әни иренең хыянәте турында белә һәм аны ташлап китә.

Текст: Эльвира Сабирова.

Фото: 7ya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк