Логотип
Хәбәрләр

Ризат һәм Зинира Рамазановлар яңа елны ничек каршыларга җыена

‒ Без Яңа елны бик шәп итеп каршы алабыз, чөнки сентябрьнең башында гастрольләргә чыгып китәбез дә, декабрьнең ахырында гына кайтып керәбез. Себер, Башкортстан, Екатеринбург, Чиләбе кебек башка өлкәлә...

‒ Без Яңа елны бик шәп итеп каршы алабыз, чөнки сентябрьнең башында гастрольләргә чыгып китәбез дә, декабрьнең ахырында гына кайтып керәбез. Себер, Башкортстан, Екатеринбург, Чиләбе кебек башка өлкәләрдә йөрибез. Шуңа күрә баланы сагынып кайтабыз, ул үзе дә, көннәрне санап, сагынып көтә, без гастрольләрдә булганда бала караучы белән тора. Декабрь ае безнең өчен бик якын, чөнки 7 декабрьдә кызыбыз Айгизәнең туган көне. Без аңы инде: «Кызым, тагын әзрәк түзсәң, без кайтабыз, туган көнеңне үткәрербез», – дип юатып торабыз. Аннары инде Яңа ел да җитә. Быел әле матур чыршы алырга сөйләштек, метр ярымлыны, аны матур итеп бизәргә планлаштырабыз. Яңа ел бит ул балачактан ук көтеп алына торган бәйрәм. Без Зинира белән гаилә корган гына вакытта үзебез дә Кыш бабай, Кар кызы булып киенеп, балаларның күңелен күреп йөри идек. Костюмнар әле дә сакланып калган, шул костюмнарны киеп, танысалар танымасалар да дусларның, туганнарның балаларын котлап килергә тырышабыз. Айгизәне котларга да Кыш бабай чакыртабыз, чөнки ул мине таный инде. Яңа елны каршылауга килгәндә, Зинира Яңа елга яңа кием белән керергә кирәк, ди. Барыбызга да яңа күлмәкләр алып, шулай каршыларга тырышабыз. Алай әллә ни гореф-гадәтләр юк. Каз пешерәбез, әниләр каз асрый, казны карабодай белән тутырып пешерәбез. Быел менә ике як әти-әниләрне кунакка чакырдык. Мин үзем диңгез продуктларын яратам: диңгез кысласы (креветки), сөләйман балыгы, устрица, мидияләр. Ризыкны артык күп әзерләүне хупламыйм, соңыннан әрәм була бит. Минем «фирменый» ризыгым ‒ тәмле итеп кыздырылган диңгез кысласы. Мин аларны төрле соуслар белән күп итеп бәйрәм табынына әзерләргә тырышам.

Автор: Г.Шарапова

Фото: артистның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк