Логотип
Хәбәрләр

Ризван Хәкимов җырларын урлаган артистларның исемнәрен әйтәчәкме?

- Ризван әфәнде, җырчыларның авторлык хокукларын бозулары Сезгә танышмы? Бу вәзгыятьнең Сезгә дә кагылганы бармы? ‒Андый хәлләр еш булып тора инде. Татарстанда да сорамыйча җырлап йөргән артистлар кү...

- Ризван әфәнде, җырчыларның авторлык хокукларын бозулары Сезгә танышмы? Бу вәзгыятьнең Сезгә дә кагылганы бармы?

‒Андый хәлләр еш булып тора инде. Татарстанда да сорамыйча җырлап йөргән артистлар күп. Рус эстрадасындагы кебек һәр урланган җыр өчен судлашып йөри башласам, мин инде әллә кайчан миллионер булып яшәр идем. Мин судлашмыйм, мин әйтәм генә. Ул бит безнең товар. Нишләп алар, безнең товарны урлап, аны сатып йөриләр? Татарстанда минем җырымны сорамыйча җырлап йөргәннәр бик күп анда. Исемнәре әлегә үземдә калсын.

Күптән түгел Ришат Төхвәтуллин белән төнге икенче яртыга кадәр сөйләшеп утырган идек. Ул үзенең яңа программасына минем биш җырымны алырга тора. «Җырлар юк, Ризван абый, тыңларлык җырлар юк», ‒ ди. Татар эстрадасы турында да сөйләштек. «Яшь язучылар җырларын җибәрәләр, бер ярты сәгать тә үтми, бәясе язылган хаты да килеп төшә, әле мин ул җырны аламмы-юкмы, анысында эшләре юк», ‒ ди Ришат. Хәзер бит җырның мәгънәсен аңламаган җырчылар бик күп. Бигрәк тә яшьләр. Аларга җыр ни, җыр түгел ни. Алар «плюска» җыр яздыра, шул җырга клип та төшергән була. Җырның мәгънәсен аңламый ул, халыкка кирәкме бу җыр дип уйламый ул. Андый яшь җырчылар репертуар сайлый белми.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк