Логотип
Хәбәрләр

Ркаил Зәйдулла Туфан Миңнуллинның 85 еллыгын илкүләм билгеләп үтәргә өндәде

Драматургның тууына 85 ел 2020 елның 25 августында тулачак. 2020 елның 25 августында драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин тууына 85 ел тулачак. «Без бу вакыйганы республика күләме...

Драматургның тууына 85 ел 2020 елның 25 августында тулачак.

2020 елның 25 августында драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин тууына 85 ел тулачак. «Без бу вакыйганы республика күләмендә, татар дөньясында зурлап билгеләп үтәргә тиешбез», - диде Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла язучыны искә алу җыенында.

Бүген Татарстанның Кама Тамагы районы Мәрәтхуҗа авылындагы туган йортында Туфан Миңнуллинны искә алдылар. 2 май – аның вафат булган көне. Авылга Казаннан язучылар, артистлар, туганнары кайтты. Авыл халкы йорт-җирне җыештырып, кунакларны каршы алды. Кызы – Әлфия Миңнуллина-Юнысова биредә Коръән ашы уздырды.

Ркаил Зәйдулла киләсе елда драматургның юбилей елы булачагын искәртте.

«Җир йөзендә шундый кешеләр бар: вафат булгач та туганнарын, кардәшләрен, халкын берләштереп торалар. Туфан Миңнуллин шундый кеше. Аның гомере, иҗади мирасы шуны дәлилләде. Якташларына, авылдашларына рәхмәт - язучының якты истәлеген саклыйлар. Туган көнендә, вафат булган көнендә дә хөрмәтләп искә алалар. 85 еллыгын бөтен ил күләмендә үткәрергә иде», - диде Ркаил Зәйдулла.

Лилия Гаделшина

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк