Логотип
Хәбәрләр

Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифасына билгеләнде

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән идарә иткән Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министры урынбасары булды. Ул Иннополис проектын үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Б...

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән идарә иткән Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министры урынбасары булды. Ул Иннополис проектын үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Бу мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады.

«Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «Иннополис» проекты тотрыклы үсеш ала һәм ил җитәкчелеге тарафыннан уңай бәя алды. Без «Иннополис» үсешендә югары динамикага өмет итәбез. Федераль хакимият органнары, дәүләт корпорацияләре белән эшчәнлекне дәвам итәргә кирәк. Ышанам: зур тәҗрибәсен исәпкә алып, Роман Шәйхетдинов бу вазифада бурычларны уңышлы хәл итәчәк», - диде.

Ул Шәйхетдиновның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасында үзен нәтиҗәле эш итүче, акыллы, максатка ирешүчән җитәкче итеп күрсәткәнен, аның җитәкчелегендә иң кирәкле хезмәтләр электрон төргә кертелгәнен билгеләп узды. Депутатлар Роман Шәйхетдиновны яңа вазифага билгеләү буенча уңай тавыш бирде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Роман Шәйхетдиновны Премьер- министр вазифасына билгеләү турында Указны имзалаганын әйтте. «Иннополис» ул - республика гына түгел, федераль проект. Бу эш күп көч һәм тырышлык, федераль структуралар белән эш сорый. Ярты вакытын Мәскәүдә үткәрергә туры киләчәк», - диде.

Президент бу сорауның вице-премьер Максим Акимов белән килештерелгәнен әйтте. Аның цифрлы икътисад юнәлешендәге өстенлекле илкүләм проект белән шөгыльләнгәнен искәртте. «Иннополис проекты үз урынын алырга тиеш», - диде Миңнеханов. Роман Шәйхетдиновка уңышлар теләде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк