Логотип
Хәбәрләр

Роскачеcтво иң зыянлы 5 эчемлекне атады

Белгечләр сәламәтлек өчен куркыныч булган эчемлекләр исемлеген атады. Зыянлы эчемлекләр исемлегендә беренче урында гап-гади пакетлы чәй. Роскачество белгечләре иң популяр 48 марканың продуктын тикшер...

Белгечләр сәламәтлек өчен куркыныч булган эчемлекләр исемлеген атады.

Зыянлы эчемлекләр исемлегендә беренче урында гап-гади пакетлы чәй. Роскачество белгечләре иң популяр 48 марканың продуктын тикшергәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән. Алар пакетлы чәйне яфраклы чәй белән чагыштырган. 11 пакетлы чәйдә эчәк таякчыгы табылган, ә калган чәйләрдә күгәрек булуы ачыкланган.

Икенче урында газлы сулар. Алар сооставында тиз углеводларның артык күп булуы, аларны сәламәтлек өчен гаять зыянлы итә. 0,33 күләмле бер шешә шундый эчемлектә 6,5-8 кисәк шикәр булырга мөмкин. Шуңа күрә бөтен дөньяда бу эчемлекне балалар симерүенең төп сәбәпчесе дип таныдылар.

Ләкин шикәрсез газлы сулар да файдалы түгел. Алардагы углекислый газ ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындыра, аның моторикасын начарайта һәм күбендерә.

Эри торган кофе да кара исемлеккә эләккән. Ул пешереп эчә торганына караганда зыянлырак түгел, ләкин сәнәгать эшкәртүе узганнан соң, андагы файдалы матдәләр шактый кими. Кофены ач карынга эчү бигрәк тә куркыныч. Бу гастрит яки ашказаны җәрәхәте китереп чыгара.

Ә “3в1” кофесы турында гомумән онытырга кирәк. Аның составында шикәр бик күп, сөт алмаштыргычлар, хәтта пальма мае да бар.

Иң соңгы урында пакетлы соклар. Алар газлы суга караганда файдалырак түгел һәм составларында углекислый газ булмавы белән генә аерылып тора. Аларда да шикәр шактый күп һәм витаминнар бик аз. Алары да еш кына ясалма булып чыга. Диетологлар пакетлы сок эчкәнче, свежий җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә киңәш итә. 

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк