Логотип
Хәбәрләр

Рособрнадзор төп дәүләт имтиханы биремнәренә үзгәрешләр кертә

Педагогик тикшеренүләр буенча федераль институты 9 сыйныф укучыларының йомгаклау аттестациясе өчен контроль материаллар модельләрен әзерли. Яңартылган имтихан материалларында практик биремнәргә басы...

Педагогик тикшеренүләр буенча федераль институты 9 сыйныф укучыларының йомгаклау аттестациясе өчен контроль материаллар модельләрен әзерли. Яңартылган имтихан материалларында практик биремнәргә басым ясалачак. Бу хакта Рособрнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 сыйныф укучыларының йомгаклау аттестациясе өчен тарих, җәмгыять белеме, география, биология, физика, химия һәм информатика буенча контроль тикшерү материалларының модельләре әзерләнгән. Химия белән физика буенча имтихан биремнәрендә тәҗрибә ясау мөмкинлеге каралган.

Барлык фәннәр буенча контроль тикшерү материалларын эшләгәндә, укучылар иҗади һәм анализ ясау мөмкинлекләрен куллана алалар. Мисал өчен, билгеле вазгыять буенча визуаль картина тәкъдим ителә, укучы үз фикерен белдерергә яки бәя бирергә тиеш.

Рус теленнән имтихан тулысынча яңа белем бирү стандартлары буенча төзелгән.

Педагогик тикшеренүләр буенча федераль институт сайтында контроль тикшерү материаллары модельләре куелган. Теләге булган һәркем ел ахырына кадәр fipi@fipi.ru электрон адресына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен калдыра ала.

2019-2020 уку елында төп мәктәпне тулысынча федераль дәүләт мәгариф стандартларына күчерергә планлаштыралар. Киләчәктә контроль тикшерү материаллары дәүләт стандартларын исәпкә алачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк