Логотип
Хәбәрләр

Россия Хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерүне раслады

Россиядә яшәүчеләрне май бәйрәмнәрендә озын ял көтә. Россия хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерү графигын раслады. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә кабинет битендә хәбәр ителә. Шул ук вакытт...

Россиядә яшәүчеләрне май бәйрәмнәрендә озын ял көтә.

Россия хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерү графигын раслады. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә кабинет битендә хәбәр ителә.

Шул ук вакытта Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәрендә «4 һәм 5 гыйнвар көннәре (шимбә һәм якшәмбе) эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәре 4 һәм 5 май көннәренә күчереләчәк» диелгән. Шулай итеп, россиялеләрне майда янә озын яллар көтә.

Яңа елга Россия халкы 1 гыйнвардан алып 8 гыйнварга кадәр, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан – 22 февральдән 24 февральгә кадәр, Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан – 7 марттан 9 мартка кадәр, Яз һәм хезмәт көне уңаеннан – 1 майдан 5 майга кадәр, Җиңү көне уңаеннан 9 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк. Моннан тыш, Россия көне уңаеннан 12-14 июнь һәм 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көнендә ял итү каралган.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк