Логотип
Хәбәрләр

Россия Президенты Владимир Путин музей һәм театрларны табышка салымнан азат итәргә тәкъдим итте

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Федераль Җыенга Юлламасын игълан итеп, төбәк музейлары, театрлар һәм китапханәләрне табышка салымнан азат итәргә тәкъдим итте. Россия Мәдәният министрлыгы...

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Федераль Җыенга Юлламасын игълан итеп, төбәк музейлары, театрлар һәм китапханәләрне табышка салымнан азат итәргә тәкъдим итте. Россия Мәдәният министрлыгында әлеге инициативаны хупладылар, бу адымның төбәкләрдә мәдәниятне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыруына ышаныч белдерделәр.  

«Медицина һәм белем бирү оешмалары табышка салымнан азат ителгән, әмма бу ташлама 2020 елның 1 гыйнварында тәмамлана, — диде Россия лидеры. — Ташламаны вакыт белән чикләмәскә, аны төбәк һәм муниципаль музейларга, театрларга һәм китапханәләргә дә таратырга тәкъдим итәм».

Владимир Путин сүзләренчә, бу адым учреждениеләргә ел саен 4 млрд сум акчаларын янга калдырырга һәм бу сумманы үсеш өчен, хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыруга юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк. «Бу чара урыннардагы мәдәни объектларга шәхси инвестицияләр җәлеп итү өчен этәргеч булачак», - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

«Россия Мәдәният министрлыгы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның инициативасын хуплый һәм аны тизрәк тормышка ашыру ягында», - диде дәүләт башлыгы тәкъдимен шәрехләп, Россия Мәдәният министрлыгының норматив-хокук департаменты директоры Наталья Ромашова. Ул билгеләп үткәнчә, ведомство һәрчак мәдәният учреждениеләренә максималь салым ташламаларын булдырырга омтылды һәм биш ел элек законга мондый үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр ясады. Төбәк һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш, алар федераль учреждениеләргә дә кагылышлы иде.

«Бу, һичшиксез, безнең музейлар, китапханәләр, театрларны үстерергә, хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттырырга ярдәм итәчәк. «Мәдәният» илкүләм  проектын гамәлгә ашыру белән бергә, бу төбәкләрдә мәдәният үсешенә сизелерлек этәргеч бирәчәк, халыкның мәдәнияткә тартылуын арттырачак», — диде департамент директоры, ведомство якын арада инициативаны гамәлгә ашыра башларга әзер, дип өстәде.

 

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фото: putin.kremlin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк