Логотип
Хәбәрләр

"Россия сулары" фотобәйгесенә эшләр кабул ителә башлады

Иң кызыклы хезмәтләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта "Вода России" фотокүргәзмәсендә күрсәтеләчәк. РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгында "Вода России" фотоконкурсына эшләр кабул ителә башл...

Иң кызыклы хезмәтләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта "Вода России" фотокүргәзмәсендә күрсәтеләчәк.

РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгында "Вода России" фотоконкурсына эшләр кабул ителә башлады. Безнең илдәге елгаларга, күлләргә һәм башка су объектларына багышланган фотолар конкурсына заявкалар тапшыру 2018 елның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Фотоконкурста, яшенә һәм яшәгән урынына бәйсез рәвештә, теләге булган һәркем, шул исәптән профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. 6 яшьтән 18 яшькәчә булган яшь фотога төшерүчеләр аерым төркемне тәшкил итә.

Конкурста катнашу өчен, анкета тутырырга һәм фотоконкурсвода.рф.сайтында автор фотоларын теркәтергә кирәк. Фотоларны теләсә кайсы ысул белән – профессиональ фотоаппарат, һәвәскәрләр куллана торган җайланма, планшетлар, смартфоннар һәм башка төрле җайланмалар ярдәмендә дә төшереп җибәрергә була.

Килгән барлык материаллар жюри тарафыннан 5 номинация буенча бәяләнәчәк. Аларның һәркайсы кешенең су белән бәйләнешендәге төрле өлкәләргә кагыла:

"Шәһәр һәм су" – шәһәр читендә урнашкан су объектларының, яр буйларының, күперләрнең, шәһәр пейзажларының, маякларның сурәтләре;

"Су хөкемдарлары" – плотиналарның, гидроэлектростанция биналарының һәм башка төрле гидротехника корылмаларының фотолары;

"Бу кызык..." – Россиядә су объектларын һәм гидротехника корылмалары системаларын барлыкка китерү тарихына бәйле фотолар;

"Минем стихиям" – зур һәм кече елгалар, сулыклар, Россиянең торак пунктларындагы су объектлары фотолары.

  • Җиңүчеләрнең исемнәре 14 октябрьдә сайтта һәм фотоконкурсның социаль челтәрләрендә игълан ителәчәк. Иң кызыклы хезмәтләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта "Вода России" фотокүргәзмәләрендә күрсәтеләчәк.
  • Фото: Михаил Захаров/архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк