Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган эшчәнлек өлкәләре билгеле булды
2019 елның гыйнвар аенда Россиядә файдалы казылмалар чыгару иң төшемле эшчәнлек өлкәсе булган. Бу хакта RT телеканалы Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә. Статистика буенча, әлеге тармакт...
2019 елның гыйнвар аенда Россиядә файдалы казылмалар чыгару иң төшемле эшчәнлек өлкәсе булган. Бу хакта RT телеканалы Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Статистика буенча, әлеге тармакта уртача хезмәт хакы 79,4 мең сум тәшкил итә. Финанс һәм иминиятләштерү өлкәсендә эшләүчеләр аена уртача – 77,3 мең, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә көч куючылар 66,2 мең сум хезмәт хакы ала.
Иң югары хезмәт хакы түләнә торган тармаклар бишлегенә шулай ук һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек (61,2 мең), транспортлау һәм саклау (46,9 мең) өлкәләре кергән.
Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, кунакханә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәткәрләре иң аз эш хакы (27,2 мең) ала.
Тулаем алганда, Россиядә быелның гыйнвар аенда уртача хезмәт хакы 42,2 мең сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8,3 процентка артыграк.
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
Комментарий юк