Логотип
Хәбәрләр

Роза Сәбитова психолог ярдәменә мохтаҗ

«Давай поженимся!» телетапшыруының 57 яшьлек йолдызы Роза Сәбитова инде икенче ел ялсыз эшли икән. Соңгы вакытта ул үзен эмоциональ яктан нык арганлыгын искәртә, ләкин шул ук вакытта мөһим эшләрне кич...

«Давай поженимся!» телетапшыруының 57 яшьлек йолдызы Роза Сәбитова инде икенче ел ялсыз эшли икән. Соңгы вакытта ул үзен эмоциональ яктан нык арганлыгын искәртә, ләкин шул ук вакытта мөһим эшләрне кичектерүдән дә курка.

Роза Сәбитова − илебезнең иң танылган яучысы. Хатын-кыз бер үк вакытта берничә проектларда катнаша һәм үзенең эшкә сәләтле булуы белән горурлана. Шулай ук Роза спортка да вакыт таба.

Соңгы вакытта телеяучы ыгы-зыгыда яшәвеннән аруын белдергән. Чөнки икенче ел инде ул ялсыз эшли икән. Роза үзенең эмоциональ халәтен микроблогында сурәтләгән.

Яучы көчен югалта башлавын һәм үзен таркау хис итүен белдергән. «Хәзер нәрсәгә дә булса игътибар туплау өчен бик озак әзерләнергә туры килә. Кайвакыт дөрес карар кабул итүемнән шикләнәм. Психологка барырга вакыт», — дип нәтиҗә ясаган телетапшырулар алып баручы.

Автор: Александра Иванова

Фото: Legion-Media

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк