Логотип
Хәбәрләр

Рөстам Хәсәнов hәм Илгиз Гыйлфанов – Татарстанның атказанган артистлары!

«Мунча ташы» артистлары Рөстәм Хәсәнов һәм Илгиз Гыйлфановка мактаулы исем бирелде. Бу хакта инстаграм аша театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла хәбәр итә.

«Мунча ташы» артистлары Рөстәм Хәсәнов һәм Илгиз Гыйлфановка мактаулы исем бирелде. Бу хакта инстаграм аша театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла хәбәр итә.

«Сәлам, дуслар! Көн саен колакны ярып, куркыныч хәбәрләр килеп торган көннәрдә, бер җылы хәбәр килеп иреште. Театрыбызның кырык еллык юбилее хөрмәтенә сезнең яраткан артистларыгыз Рөстам Хәсәнов hәм Илгиз Гыйлфановка Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелү турында хәбәр килеп иреште.

Безнең театрга зур өлеш керткән, 12 ел яраткан хезмәтләренә тугры калып, бик күп кызык рольлләр уйнаган егетләр, бу исемгә лаеклы дип санаган җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә! Киләчәктә дә алар сезне кызык рольлләре белән сөендерерләр, хөрмәтле тамашачылар!» – дип яза Гамил Әсхәдулла.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сәләм дуслар!Көн саен колакны ярып,куркыныч хәбәрләр килеп торган көннәрдә,бер җылы хәбәр килеп иреште. Театрыбызның кырык еллык юбилее хөрмәтенә сезнең яраткан артистларыгыз Рустам Хасанов hәм Илгиз Гильфановка Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелу турында хәбәр килеп иреште???????? Безнең театрга зур өлеш керткән, 12 ел яраткан хезмәтләренә тугры калып ,бик куп кызык рольлләр уйнаган егетләр бу исемгә лаеклы дип санаган җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә! Киләчәктә дэ алар сезне кызык рольлләре белән сөендерерләр хөрмәтле тамашачылар!Мин җитәкче буларак шатланып морозильникта уз "ухасын" көтеп яткан балыклардан уха пешердем! Ашадык охшады! Хәрвакыттагыча ирләр пешергән ризыкта тозы азрак диделәр!????????

Публикация от Гамил Асхадулла (@gamil_askhadulla)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк