Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Нәбиев: «Депрессия булмады түгел, булды»

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев белән әңгәмәдән өзек.

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев белән әңгәмәдән өзек:

– Мин барын да яхшы хәтерлим: бина җимерелә башлаган вакыттан алып, коткаручылар мине җимерекләр арасыннан табып чыгарганга кадәр. Безнең взвод казарманың икенче катында урнашкан иде. Йокларга ятарга җыенабыз, мин тәрәзә янында басып торам. «Бегом!» – дип кычкырган кисәк тавышны ишетеп, борылырга да өлгермәдем, идән белән бергә ишелеп төшеп киттем. Шундук кирпеч һәм плитәләргә күмелдем. Тәүге берничә минутта тынлык хөкем сөрде. Аннары: «Коткарыгыз!», «Әни, минем үләсе килми!» – дип кычкырыша, елаша башладылар. Дусларымның тавышын ишеттем, кайберләре белән җимерекләр астында сөйләшеп тә яттык. Соңыннан гына алар белән соңгы тапкыр сөйләшкәнемне аңладым.

Коткаручылар мине тапкач, озак вакыт чыгара алмадылар. Өстемдә теләсә кайсы вакытта ишелеп төшү куркынычы булган плитә асылынып тора иде. Мине коткару видеосы интернетта да бар. Карасагыз, ничек коточкыч булганын аңларсыз. Ике аягымны да югалттым, озак дәвалану һәм реабилитация курсын үттем. Табиблар әйтүенчә, исән калуым - могҗиза. Ике тапкыр йөрәгем туктады: башта - дүрт минутка, икенчесендә – биш минутка. Гомуми алганда, 16 операция, сигез көн комада ятарга һәм ике клиник үлем кичерергә туры килде. Әмма мин барын да җиңеп чыктым һәм бүген паралимпия спорт төре – следж-хоккей белән шөгыльләнәм.

– Кайгыны җиңеп чыккансың һәм булган хәлләр турында елмаеп сөйлисең. Төшенкелеккә бирелмәскә нәрсә ярдәм итте? Кайдан көч таптың?

– Депрессия булмады түгел, булды. Сигез көн комада ятканнан соң уяндым... Бер җиремне дә селкетә алмыйм, сөйләшә дә алмыйм – ясалма сулыш аппараты астында ятам. Аякларым юк икәнен күргәч, яшен суккандай булды. Шул минутларда бик авыр булды. Янымда утырганнардан, күз белән: «Аяклар кайда?» – дип сорыйм. Күп еладым, барысын да гаепләргә ашыктым, ашамадым, йокламадым. Сигез көн комада булганнан соң, төгәл ике атна йоклый алмадым. Көн-төн киләчәгем турында уйлап яттым, әмма депрессия озакка сузылмады. Үлгәннәр исемлеген күргәннән соң, ярый әле исән калганмын дип, Аллаһыма рәхмәтләр укый башладым.

Бу хәлләр турында начар уйламаска тырышам, төшемә дә кереп йөдәтми. Тормыш алга таба дәвам итә. Иң мөһиме: мин кемдер җилкәсендә, ярдәмсез булып яшәмим. Үзем эшлим, гаиләмә акча алып кайтам. Протезларда рәхәтләнеп йөрим! Тормышымнан канәгатьмен. Яраткан кешеләрем янымда һәм алда –ирешәсе максатлар.

Тулырак: Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алга карап яшэргэ коч бируче сабыйларын бар улым.исэн сау тигез гомерлэр телим.куплэргэ маяк итеп куярлык бит син.бэхетле булып яшэгез.