Логотип
Хәбәрләр

Рудольф Нуриев турындагы фильмын Россиядә апрельдә күрсәтә башлыйлар

«Безнең татар каны тизрәк ага һәм һәрвакыт кайнап чыгарга әзер», — дигән Рудольф Нуриев автобиографиясендә.   Разил Вәлиев Рудольф Нуриевның татар халкын танытуда р...

«Безнең татар каны тизрәк ага һәм һәрвакыт кайнап чыгарга әзер», — дигән Рудольф Нуриев автобиографиясендә.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рамис Габасов). Быел апрельдә Британия режиссеры Рэйф Файнсның совет балет биючесе Рудольф Нуриев турындагы «Белый ворон» дип аталган фильмы Россиядә прокатка чыга. Бу турыда Afisha Daily хәбәр итә.

Фильмда Рудольф Нуриев ролен Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры премьеры Олег Ивенко башкара.  Кинода совет артистының Башкортстандагы балачагы, Европада Киров театры гастрольләре, Нуриев Көнбатышта сыеныр урын сораган вакыт турында сөйләнә. Премьера апрельдә була. Ул бөтен дөньяга таралганчы, Россиядә 4 айга алдан чыга.

«Бу уникаль кино проекты. Британия режиссеры беренче тапкыр Россия актерлары белән фильм төшергән. Ул тулысынча диярлек рус телендә», — дип сөйләделәр прокат компаниясендә.

Рудольф Нуриев 1938 елда Башкортстанда, ә аның әнисе Казанда туган. Рудольф Нуриев Татарстан һәм үз ата-анасының тамырлары турында яхшы яктан искә алган.

«Минем әнием борынгы Казан шәһәрендә туган. Без - мөселманнар. Әти Башкортстан башкаласы Уфа янындагы зур булмаган авылда туган. Ике яктан да безнең туганнар – татар һәм башкорт. Минем өчен рус түгел, ә татар булуның нәрсә аңлатканын төгәл әйтә алмыйм, әмма үземдә бу аерманы сизәм. Безнең татар каны тизрәк ага һәм һәрвакыт кайнап чыгарга әзер», — дигән Рудольф Нуриев автобиографиясендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/01/181848/

«Безнең татар каны тизрәк ага һәм һәрвакыт кайнап чыгарга әзер», — дигән Рудольф Нуриев автобиографиясендә.

Быел апрельдә Британия режиссеры Рэйф Файнсның совет балет биючесе Рудольф Нуриев турындагы «Белый ворон» дип аталган фильмы Россиядә прокатка чыга. Бу турыда Afisha Daily хәбәр итә.

Фильмда Рудольф Нуриев ролен Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры премьеры Олег Ивенко башкара.  Кинода совет артистының Башкортстандагы балачагы, Европада Киров театры гастрольләре, Нуриев Көнбатышта сыеныр урын сораган вакыт турында сөйләнә. Премьера апрельдә була. Ул бөтен дөньяга таралганчы, Россиядә 4 айга алдан чыга.

«Бу уникаль кино проекты. Британия режиссеры беренче тапкыр Россия актерлары белән фильм төшергән. Ул тулысынча диярлек рус телендә», — дип сөйләделәр прокат компаниясендә.

Рудольф Нуриев 1938 елда Башкортстанда, ә аның әнисе Казанда туган. Рудольф Нуриев Татарстан һәм үз ата-анасының тамырлары турында яхшы яктан искә алган.

«Минем әнием борынгы Казан шәһәрендә туган. Без - мөселманнар. Әти Башкортстан башкаласы Уфа янындагы зур булмаган авылда туган. Ике яктан да безнең туганнар – татар һәм башкорт. Минем өчен рус түгел, ә татар булуның нәрсә аңлатканын төгәл әйтә алмыйм, әмма үземдә бу аерманы сизәм. Безнең татар каны тизрәк ага һәм һәрвакыт кайнап чыгарга әзер», — дигән Рудольф Нуриев автобиографиясендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/01/181848/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк