Логотип
Хәбәрләр

Рузанна Хабибуллина: «әнидән җылы булмагач, миңа наркомания дөньясына кереп китәргә туры килә...»

26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы була. Спектакльнең драматургы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Х...

26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы була. Спектакльнең драматургы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр, режиссеры Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев.

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов бу хакта: «Зиннур Хөснияр ул пьесаны безнең театр өчен махсус эшләде. Әлбәттә балалар һәм ата-аналар арасындагы кискен мөнәсәбәт, урам мөнәсәбәте, наркотиклар. Әлбәттә бик кискен проблема. Театр бу турыда барыбер сөйләргә тиеш. 26 октябрьдә без тамашачыларны әлеге спектакльгә көтәбез».

Спектакльдә төп рольне Рузанна Хабибуллина башкара: «Безнең спектаклебезнең төп темасы – наркомания. Минем героиняның исеме – Мәликә. 17 яшьлек кыз, студентка, яңа мәктәпне бетереп чыккан.  Әнидән җылы булмагач, миңа наркомания дөньясына кереп китәргә туры килә. «Ут чәчәге» спектакленең режиссеры Илфат Камалиев. Ул безгә бик күп задачалар куя, шуңа карамастан, бик күп иркенлек бирә. Минем образыма бик күп иркенлек бирде. Ул актер өчен бик әйбәт», – ди.

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: karievteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк