Логотип
Хәбәрләр

Сәфинә Мухина: «Ниһаять минем сеңлем яки энем булачак»

Марат Мухинның өйләнүе инде берничә ай дәвамында киң җәмәгатьчелеккә тынгы бирми. Никах туеннан соң купкан шау-шу бераз сүрелеп торды, билгеле. Ләкин, узган атнаның төп вакыйгасы – Марат белән Гөлияне...

Марат Мухинның өйләнүе инде берничә ай дәвамында киң җәмәгатьчелеккә тынгы бирми. Никах туеннан соң купкан шау-шу бераз сүрелеп торды, билгеле. Ләкин, узган атнаның төп вакыйгасы – Марат белән Гөлиянең кызыл туйлары бу мәсьәләгә яңа сулыш өрде.

Узган ялларда бер төркем артистлар «Болгар радиосы» премияләрен алса, икенче төркем исә Марат белән Гөлиянең туенда бәйрәм итте. Бу туйда кем генә булмаган, Данир Сабиров, Филүс Каһиров, Сөмбел Билалова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Раяз Фасыйхов, Гөлназ Сәфәрова, Булат Нигъмәтуллин, Рифат Зарипов һәм башкалар.

Билгеле сәбәпләр буенча туй мәҗлесенә килә алмаган йолдызлар кияү белән кәләшкә видеокотлаулар юллаганнар. Дилә Нигъмәтуллина да читтә калмаган, ул үзенең Инстаграм тасмасында «Тормыш шундый кызык нәрсә шул. Бүген минем иң якын ахирәтләрем элекке иремне өйләндерә. Чын күңелдән тәбриклим, сезнең өчен чиксез шатмын. Гомерлек бәхетле булыгыз», – дип язып куйган.

Бу сүзләргә комментарийлар арасында төрле фикерләр яңгырый. Берәүләр җырчының мондый төрттерүле сүзләрен аңламый, икенчеләре исә бу мәсьәләне гадәти тормыш хәле дип саный

Ә Сәфинәнең бу яңалыкка карата фикерен Дилә бик җайлы аңлата: «Ниһаять минем сеңлем яки энем булачак. Кемгә нәрсә», – дип шаярта ул.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @dilyanig

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ну не,..... так то прикольно конечно: мои самые близкие подруги женят моего бывшего мужа. Почти весь наш #женсовет ??? @sembelbilalova @iskhakovanr @aliya_vladii @gulzar_valiyeva @nnazgul. Жизнь она конечно такая, интересная штука. Ну что, от чистого сердца поздравляю вас @maratmuhin и @guliyavaliakhmetova. Искренне рада за вас ❤️. Гомерлек бәхетле булыгыз??????. #свадьбагода #маратгулия #туйбүген #14122019

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк