Логотип
Хәбәрләр

Сәйдәшев исемендәге концертлар залында клавишалы уен кораллары концерты була

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). 4 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында "Sound Story" ("Тавыш тарихы") абонементы кысаларында “клавишалы уен кораллары бөеклеге” концерты уз...

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). 4 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында "Sound Story" ("Тавыш тарихы") абонементы кысаларында “клавишалы уен кораллары бөеклеге” концерты узачак. Программага клавишалы уен кораллары башкаруында рус һәм чит ил композиторларының танылган әсәрләре кергән. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Концертта Л.В.Бетховенның җиденче сонатасының беренче өлеше, В.А.Моцартның “Фантазия ре-миноры”, Э.Бувельның «Porto Viego» вальс-мюзетты һәм тангосы һәм башка әсәрләре яңгыраячак. Программа Мария Аксенованың Т.Хренниковның “Московские окна” җырына авторлык импровизациясе белән тәмамланачак.

Программага кергән әсәрләрне Елена Бурундуковская (клавесин), Алсу Абдуллина (скрипка), Кирилл Егорычев (фортепиано), Алмаз Әхмәтҗанов (аккордеон), Мария Аксенова (джаз-фортепиано) башкарачак. Вокаль партияләр Ия Тепнадзе һәм Мария Михайлова башкара, концертмейстер Алиса Лабзина (фортепиано).

Программаны Виктория Шушарина тәкъдим итә. Концерт көндезге уникедә башлана.

татар-информ

Фото: архив/Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк