“Сәхнәдә башка кеше басып торса да, колакта Хәния тавышы"

18 май көнне Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле мәдәният йортында татар һәм башкорт халкының уртак йолдызы – Хәния Фәрхи истәлегенә беренче төбәкара вокал фестивале узды.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхинең дөньядан китүенә июль аенда бер ел тула. Гаиләсе, якыннары гына түгел, тугры тамашачысы да яраткан җырчысын йөрәгеннән җибәрә алмый. Аның җырлары радио-телевидениедә кат-кат сорала, аңа багышлап шигырьләр, бәетләр туа тора. Хәния Фәрхинең үлеме – гади бер гаиләгә генә түгел, бар татар халкына килгән уртак кайгы булды.Безнең өчен сәхнә йолдызы булса, Хәния ханым - үз якыннары өчен гаилә йолдызы. Кызларының, сеңлесенең, туганнарының аны сагынуына чик-чама юк бүген. Моны мин Тәтешлегә барып, Хәния ханым йөргән сукмаклардан атлап, ул эчкән суларны эчеп, ул кара-каршы күреп сөйләшкән кешеләр белән сөйләшкәннән соң аңладым.Дәвамын укыгыз...

интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
298
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Дәшми түзә алмыйм!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы