Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында интернет-кабул итү бүлмәсе эшли

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Монда сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сорауларны бирергә мөмкин.

Шулай ук Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны да эшли дип искә төшерә министрлык. Медицина ярдәмен күрсәту, дару тәэминаты һ.б. мөрәҗәгатьләрне кабул итү өчен «кайнар элемтәнең» (843) 231-20-70 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
211
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы