Логотип
Хәбәрләр

Сабантуй-2018: төп бәйрәм мәйданчыкларына ничек барып җитәргә

Иртәгә, 23 июньдә, Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй узачак. Ул шәһәрнең ике мәйданчыгында – Мирный торак массивының Каенлыгында һәм Аккош күлләренең урман зонасында үтәчәк. Бәйрәмгә шәһәрлеләр, ба...

Иртәгә, 23 июньдә, Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй узачак. Ул шәһәрнең ике мәйданчыгында – Мирный торак массивының Каенлыгында һәм Аккош күлләренең урман зонасында үтәчәк. Бәйрәмгә шәһәрлеләр, башкала кунаклары һәм футбол буенча дөнья чемпионатына килгән җанатарлар да киләчәк.

Традицион рәвештә, бәйрәмнең төп мәйданчыгы булып Мирный торак массивының Каенлыгы торачак. Биредә шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән. Каенлыкка дүрт тукталыштан махсус автобусларда барып булачак: “Җиңү пр. метро станциясе”, “10 микрорайон”, павлюхин урамында “Филармония концертлар залы” һәм “Глазунов ур.” (Теплоконтроль). Әлеге маршрутларда 73 автобус йөриячәк. Алар 8.00 сәгатьтән бәйрәм тәмамланып, барлык кунаклар таралып беткәнче йөриячәк. Бәйрәм чаралары 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Автобусларда йөрү өчен гамәлдәге тариф буенча түләнә. Моннан кала, Сабантуйга “Казан-1” станциясеннән электричкада да барып булачак.

Аккош күлләренең урман зонасы берничә тематик зонага бүленәчәк. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана, автобуслар мәйданчыкка 8.00 сәгатьтән йөри башлый.

Аккош күленә 36, 46 һәм 72 номерлы автобуслар белән барып булачак. Моның өчен “Ремплер” тукталышына кадәр барырга кирәк, аннан 5 минут ара белән түләүсез автобуслар йөреп торачак. Әлеге автобуслар бәйрәм беткәнче, ягъни 16.00 сәгатькә кадәр йөриячәк. Кунаклар өчен парковка оештырыла. Казанлылар үзләренең машиналарын “Залесный Сити” торак комплексының парковкасында, “Солнечный” лагере янында, “Динамо” чаңгы базасы яныдагы мәйданчыкта калдыра алалар.

Төштән соң бәйрәм чаралары Казан ипподромы территориясендә дәвам итәчәк. Анда традицион ат спорты ярышлары узачак. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана һәм концерт программасы белән үрелеп барачак. Ат чабышлары узу сәбәпле, Казан ипподромы аша йөри торган 3 номерлы троллейбус маршруты эше 15.00 сәгатьтән көчәйтелә. “Җиңү пр. метро станциясе” тукталышыннан Үзәк мәдәният һәм ял паркына ипподром аша өстәмә шаттл йөриячәк.

Искәртрегә кирәк, 6.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр “Урман шәһәрчегеннән” Ферма шоссесына кадәр берьяклы хәрәкәт кертелә; Ферма шоссесы буенча җәяүлеләр хәрәкәте оештырыла. “Урман шәһәрчеге” торак комплексында яшәүчеләр уңайлылыгы өчен Бертуган Баталовлар урамы буенча Оренбург трактына чыгу мөмкинлеге белән ике яклы хәрәкәт саклана.

 

kzn.ru

Фото - Казан мэриясенең рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк