Салават белән Элвин Грей арасында янәдән низаг куера

Берничә ел элек татар-башкорт эстрадасының ике популяр артисты Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грей (Радик Юльякшин) арасында чыккан низаг официаль рәвештә туктатылды. Матбугат чаралары тарафыннан күп сөйләнгән әлеге темага ике артистның кул бирешеп дуслашуы нокта куйды.

Бу ике артистның икесен бер бизмәнгә салып чагыштыру безнең тарафтан бик үк дөрес күренеш булмаса да, бүгенге көндә Салават та Элвин Грей да, мэтрыбыздан шактый яшь булуына карамастан, зур популярлык казанган.

Беренче тавыш Элвин Грейның Салаватка кем концертына күбрәк кеше җыела, дип ярыш тәкъдим итүеннән башланган иде. Салават яшь җырчыны өлкәннәрне хөрмәт итмәүдә гаепләп, озак вакыт ике артист бер сәхнәдә күрешмичә йөрде. Нәкъ шул вакытларда Элвин Грейның «Уфтанма» җыры чыгып, халык арасында шактый игътибар уяткан иде. Ә хәзер исә яшь җырчыбыз Элвин Грей концертларында тагын бер Салават репертуарындагы җыр ‒ «Салкын чәй» яңгырый башлавы янә ике артист арасындагы аңлашылмаучанлыкка китерде. Салават Фәтхетдинов бер интервьюсында Радикка карата фикерен кискен белдерә, хәтта «мин аның өлкәннәрне хөрмәт итүен һәм баш миен эшләтүен телим», ‒ дигән сүзләр әйтә.

Шушы сүзләргә түзә алмыйча Радик Юльякшин янәдән учакка «утын» өстәп, өлкән артистыбызның сүзләренә карата үз мөнәсәбәтен белдерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1166
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Фирдүс Тямаев: «Туганым, гафу ит мине»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы