Логотип
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдинов: «Аракыгызны ташламагыз...»

Соңгы арада социаль челтәрләрдә киң таралыш алган видео тирәли төрле фикерләр йөри. Салават Фәтхетдиновның Нефтекама шәһәрендәге «Урал» комплексы җитәкчесе Рафил Мәүлиев янына кунакка килгән мизгелләр...

Соңгы арада социаль челтәрләрдә киң таралыш алган видео тирәли төрле фикерләр йөри. Салават Фәтхетдиновның Нефтекама шәһәрендәге «Урал» комплексы җитәкчесе Рафил Мәүлиев янына кунакка килгән мизгелләрдә төшереп алынган видеосы интернет кулланучыларның тынычлыгын алган.

Әлеге видеода хуҗа җырчыдан «Ничек хәлләрегез?» - дип кызыксына. «Унөченче катта, унөченче стакан чәй эчәм. Аракыгызны ташламагыз, чәйгә көч килә», - дип шаярта Салават.

Әллә ни гаҗәпләндергеч видео булмаса да, Татарстан районнарында ул киң таралыш алды һәм төрле бәхәсләр уятты.

Социаль челтәрләрдә Салават Фәтхетдинов өчен горурлык хисләре белән «Безнең кеше!» - дип шатланучылар да, «Карт кешегә чәй дә ярый», «Нигә Зәкиеч соңгы елларда чәй белән генә нәфсене басасың? Әллә олыгаясың инде?» - дип төрттерүчеләр дә очрый.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм  @salavat_fatkhutdinov_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк