Салават Фәтхетдинов призына көрәш ярышлары россиякүләм статус алачак

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш ярышлары россиякүләм статус алачак. Җырчы моның өчен турнирда барлык районнар да катнашырга тиеш, дип саный.

“Без ярышларны россиякүләм дәрәҗәдә уздырырга сөйләшкән идек. Бүген дә бу сорау кузгатылды. Миңа калса, безгә әле бераз көтәргә кирәк. Татарстанда 40тан артык район бар. Шуларның барысы да катнашып бетмичә, россиякүләм дәрәҗәгә чыгарга кирәкми. Бездә "йоклаган" районнар бар”, - диде Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов.

Исегезгә төшерәбез, кичә Теләче районында Татарстанның халык, Россиянең атказанган җырчысы Салават Фәтхетдинов призына көрәш ярышы узды. Ярышта 19 районнан 230 көрәшче катнашты.

татар-информ

Фото: Расих Фәсхетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
419
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Мәрзия Фәйзуллина вафат
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы