Логотип
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдинов шәкертләре «Хәзинә» галереясендә чыгыш ясады

Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музее «Хәзинә кичләре» проектын беренче мәртәбә татар җырлары белән уздырды. Кичә «Хәзинә» сәнгать галереясендә Салават Фәтхетдинов укучылары күренекле рәссам Лотфулла...

Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музее «Хәзинә кичләре» проектын беренче мәртәбә татар җырлары белән уздырды.

Кичә «Хәзинә» сәнгать галереясендә Салават Фәтхетдинов укучылары күренекле рәссам Лотфулла Фәттаховның 100 еллыгына багышланган күргәзмә кысаларында чыгыш ясады.

Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музее «Хәзинә кичләре» проектын беренче мәртәбә татар җырлары белән уздырды.

Кичәнең беренче өлешендә сәнгать белгече Динә Хисамова Татарстанның рәсем сәнгате классигы Лотфулла Фәттаховның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып узды.

Икенче өлештә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары Газинур Хәлимов, Регина Рәшитова, Лия Әхәтова, Фәнил Галиуллин һәм Илгиз Хәсәншиннар фортепиано һәм баянга кушылып халык һәм татар композиторлары җырларын башкарды.

Лотфулла Фәттахов – Тукай исемендәге дәүләт премиясенең беренче лауреатларының берсе, Бөек Ватан сугышы ветераны.

«Хәзинә» галереясенең дүрт залын алып торган күргәзмәдә рәссамның Музейда һәм гаилә архивында сакланган эшләре тәкъдим ителә.

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк