Логотип
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм: "Автоспорт – чыгымлы спорт төре, миңа да спонсорлар кирәк"

- Рөстәм, автоспорт белән кызыксыну нидән башланды? Әлеге спортка ничек тартылдың? - Беренче тапкыр рульгә балачакта ук утырдым, әтинең алдына утырып йөргән килеш. Аннан соң әти машинасын да биргәләд...

- Рөстәм, автоспорт белән кызыксыну нидән башланды? Әлеге спортка ничек тартылдың?

- Беренче тапкыр рульгә балачакта ук утырдым, әтинең алдына утырып йөргән килеш. Аннан соң әти машинасын да биргәләде. Дөрес, ул кеше йөрми торган урыннарда, шәһәр читендә, юлсыз җирләрдә иде. Әти автоузышларга да үзе белән ала иде. Шул мохиттә кайнау, кызыксыну үзенекен итте, күпмедер вакыттан соң үземдә автоузышларда катнашу теләге барлыгын тойдым. Башта прокат картингка утырдым, аннан соң яхшырак автомобильләр – багги иярләргә туры килде. Соңгы өч елда инде “Фольксваген”да узышам. Тренерым минем, нигездә, әти. Ул мине өйрәтте дә, күрсәтте дә, сүкте дә. Судья да, әти дә ул минем.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк