Логотип
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм: «Автоспорт – чыгымлы спорт төре, миңа да спонсорлар кирәк»

Профессиональ спортка ничек килүе, автоузышлар, гаиләсенең әлеге һөнәренә мөнәсәбәте турында яшь спортчы «Татар-информ»га сөйләде. - Рөстәм, автоспорт белән кызыксыну нидән башланды? Әлеге спортка ни...

Профессиональ спортка ничек килүе, автоузышлар, гаиләсенең әлеге һөнәренә мөнәсәбәте турында яшь спортчы «Татар-информ»га сөйләде.

- Рөстәм, автоспорт белән кызыксыну нидән башланды? Әлеге спортка ничек тартылдың?

- Беренче тапкыр рульгә балачакта ук утырдым, әтинең алдына утырып йөргән килеш. Аннан соң әти машинасын да биргәләде. Дөрес, ул кеше йөрми торган урыннарда, шәһәр читендә, юлсыз җирләрдә иде. Әти автоузышларга да үзе белән ала иде. Шул мохиттә кайнау, кызыксыну үзенекен итте, күпмедер вакыттан соң үземдә автоузышларда катнашу теләге барлыгын тойдым. Башта прокат картингка утырдым, аннан соң яхшырак автомобильләр – багги иярләргә туры килде. Соңгы өч елда инде «Фольксваген»да узышам. Тренерым минем, нигездә, әти. Ул мине өйрәтте дә, күрсәтте дә, сүкте дә. Судья да, әти дә ул минем.

- Профессиональ спортка килү идеясе кемнеке иде?

- Шәхсән үземнең теләк. Бу бары тик минем инициатива гына. Әни автоспортка кискен каршы булды. Ул әле дә минем өчен куркып тора. Әмма минем теләгем зур булгач, аңа да түзәргә, килешергә туры килә инде.

- Ярышларга махсус әзерләнәсеңме?

Бу хакта тулырак: intertat

Автор: Дмитрий Кисилев, Чулпан Шакирова, фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк