Логотип
Хәбәрләр

Салават Минниханов Гүзәлем өчен кайгыра

Көз үзе белән яңгырлар гына түгел, салкын җилләр дә, төрле авырулар да алып килә. Узган ялларда Салават тамашачыларын куркытып алды. Ул үз инстаграмында Гүзәлем авырганы хакында сөйләде.  Тиздән Сала...

Көз үзе белән яңгырлар гына түгел, салкын җилләр дә, төрле авырулар да алып килә. Узган ялларда Салават тамашачыларын куркытып алды. Ул үз инстаграмында Гүзәлем авырганы хакында сөйләде. 

Тиздән Салават видеоны алып ата: дин ягыннан бу видеоны урнаштыру дөрес булмаган, ахрысы. Аның урынына башка видео яздыра. Биредә җырчы Гүзәлемгә ашыгыч ярдәм чакыртканы һәм аның хәл-әхвәле яхшырганы хакында сөйли. Кечкенә кызлары Мәдинә видеода шыгыр-шыгыр килгәне ишетелә. 

Икенче көнне аның инстаграмында яңа видео барлыкка килә. Ул янә хатының хәле хакында сөйли. Җырчы сүзе буенча, Гүзәлем инфекция белән чирләп ала. «Көне кояшлы булса да, җиле салкын. Киенеп йөрегез!», – дип тамашачыларын кисәтә ул.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @salavat_minnikhanov

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк