Салкыннарда ничек укыйбыз?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитет бүлекләре һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән булу сәбәпле, уку дәресләрен туктату мөмкинлеге турында тәкъдимнәр юллады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - 23 градус, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 классларында - 25, шулай ук шәһәр мәктәпләренең 5-9 классларында - 27, авыл мәктәпләренең 10-11 классларында - 30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 классларында - 32 градус суык булганда туктатылырга мөмкин», - дип билгеләп үттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Моннан тыш, урамда физкультура дәресләре кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы - 3 градустан түбән булганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан артканда үткәрелми. Ә өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләр -10 градустан да ким булмаган очракта гына үткәрелергә мөмкин.

Министрлык шулай ук муниципалитетлардан һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итә.

Республиканың мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системаларының эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде дип яза татар-информ.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
673
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Кариев театры «Tamga» лабораториясе белән театраль сезонны тәмамлый
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 июнь 2022 - 15:07
411
0
0
Утырырлар, дисезме?
21 июнь 2022 - 13:49
391
0
0
Биибезме?Биибез!
21 июнь 2022 - 11:41
344
0
0
"Здесь был Кай"
16 июнь 2022 - 15:28
785
0
0
Кызмы икән,малаймы?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы